Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт өчен медаль

    Аксубай солдатлары – район һәм әти-әниләре горурлыгы. Хәрби частьләрдән Рәхмәт хатлары һәм яхшы хәбәрләр гел килеп кенә тора.

    Шундый хәбәрнең берсе Самарадан килде. Ял көннәрендә Самарада Үзәк хәрби округының 2 нче гомумгаскәр армиясе идарә (элемтә) бригадасында элемтә гаскәрләре оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды.

    Әлеге хәрби частьтә безнең якташларыбыз да хезмәт итә. Алар арасында аксубайлы Никита Водышев та бар. Юбилей уңаеннан яхшы хезмәт итүче солдатлар белән бергә аңа «Кораллы көчләрнең элемтә гаскәрләренә 100 ел» медале тапшырылды.

    – Без улыбыз, оныгыбыз белән горурланабыз! – ди солдатның әбисе педагогика хезмәте ветераны Татьяна Михайловна Охотникова.

    Һәм аксубайлылар буынын тәрбияләүче буларак, патриот булып тумыйлар, аларны гаиләдә, җәмгыятьтә тәрбиялиләр, дип горурланып билгеләп үтә. Никита хезмәткә, институтта академия ялы алып, үзе теләп киткән. Якыннары сөйләвенчә, ул өйдә дә ышанычлы ярдәмче, әнисе Людмила Николаевнаның терәге була. Ул бүген дә хезмәттәшләре өчен ышанычлы иптәш, хәрби антына һәм Россия Федерациясенең Кораллы көчләре солдаты исеменә тугры кала.
     

    Фото Водышевлар гаиләсе архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: