Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәбәрсез югалган солдатларның туганнарын эзлиләр

Башкортстанның Уфа каласыннан «Правда» һәм Татарстаннан Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» отрядлары эзтабарлары сугышта хәбәрсез югалган солдатлар – Садыкбек Турманов һәм Лялюк Василийның туганнарын эзли.

Быелның сентябрендә Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» отряды эзтабарлары Новгород өлкәсенә “Хәтер вахтасы”ның чираттагы экспедициясенә барды. Казу эшләре Мясной Бордан ерак түгел Мостки авылы районында барды.

Безнең егетләр казу эшләрен Башкортстаннан «Правда» эзтабарлар отряды белән берлектә алып бардылар. Экспедиция вакытында Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 16 сугышчысының җәсәдләре күтәрелде, 4 медальон табылды, аларның берсе, кызганычка каршы, зыян күргән булып чыкты. Ике медальон экспертизага җибәрелгән инде.

Бер вкладышны урында ук уку мөмкин булган. Медальон белән бергә табылган солдат җирләнмәгән, аның җәсәде һәлак булган урында 1942 елдан бирле яткан.

Кечкенә генә кәгазь кисәгенә солдат кулы белән – Садыкбек Турманов 1901 елда туган дип язылган. Сугышчы үзенең адресын һәм хатыны булса кирәк – Токен Турманова исемен дә күрсәткән. «Мемориал» ОБД электрон архивы мәгълүматлары буенча Садыкбек Турманов – Караганда өлкәсенең Каркаралы (Каркаралинск) шәһәре кешесе, солдатның әнисенең исеме – Разия Турманова. Фронтка 1941 елның декабрендә Казахстан ССРның Октябрь район хәрби комиссариатыннан алынган.

Шушы көннәрдә Казан экспертлары ике вкладышның берсен укый алган. Кәгазь кисәгендә: Лялюк Василий Павлович, рядовой, 1923 елда туган. Башкортстан АССР, Благоварск районы, Языковск авыл советы, Лотино авылы дип язылган. Сугышка Языковск районы хәрби комиссариатыннан чакырылган. Гаиләсенең адресы шул ук.

Өченче медальон әле дә булса экспертизада. Экспертлар бу вкладышны да укып булыр дип өметләнәләр. Хәзер исә Башкортстан һәм Татарстан эзтабарлары, медальонны гаиләгә тапшыру һәм шул рәвешле тагын бер хәбәрсез югалган солдатны өенә кайтарыр өчен, һәлак булган сугышчыларның туганнарын бергәләп эзлиләр.

Әгәр сез нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, alinazarik92@gmail.com. электрон адреска хәбәр итүегезне сорыйбыз.

 

Фото: «Ориент» отряды архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев