Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәбәрчедән курсантка

Безнең «Авыл таңнары» редакциясендә кунакта Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы курсанты кече сержант Айрат Сәмигуллин булып китте.

Бу фамилия безнең укучыларга таныш. Бер ел элек кенә Айрат безнең газетада хәбәрче булып эшләгән иде.

Безнең сафларда озак эшләмәсә дә, коллективка керергә, һөнәр нигезләренә төшенергә, үзенең укучыларын табарга өлгерде.

Шулай да карар кабул итүдә икеләнде: журналист юлын сайлап, югары уку йортына керергәме яисә яңадан хәр- би кием кияргәме (чөнки ул Россия Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан иде инде).

– Мин хәрби булырга хыялландым, коллективка да күнәргә өлгердем, журналист һөнәре дә күңелемә якын иде, – ди Айрат.

Гаиләсе, якыннары белән сөйләшү-киңәшүләр аңа һөнәрдә ныклы карар кабул итүдә ярдәм итте. Без аны җибәрдек, ә ул хезмәте турында газета укучылар белән уртаклашырга дигән вәгъдә бирде.

Бездән киткәннең икенче көнендә үк ул хезмәтен дәвам итү өчен Казан хәрби частьләренең берсенә юл тотты һәм шуннан чакыру алды. Ә аннан соң ул Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына укырга керергә дигән тагын бер карар кабул итте. Һәм аның бу хыялы да тормышка ашты.

Бу айлар дәвамында без Айрат һәм аның әнисе белән элемтәдә тордык, аның өчен борчылдык та, шатландык та. Күптән түгел һәрвакытта да позтитив булган, гел елмаеп кына торган Айрат редакциядә булып китте.

–Телефонны ял көннәрендә генә куллансак та, вакыт тар булса да, сайттагы яңалыкларны күзәтеп барам, – дип уртаклашты курсант. – Казарма тормышы гражданнарныкыннан күпкә кызыграк. Син тәртип буенча яшисең, җыйнаграк буласың, бу холык тәрбияли, физик яктан чыныктыра. Көн безнең өчен иртәнге сәгать алтыда физик күнегүләр ясаудан, йөгерүдән башлана. Сәгать 8.30 дан 18.30 сәгатькә кадәр – дәресләр бара.

Шул ук вакытта – устав буенча яшәү, якыннарыңны сирәк күрү кебек уңайсыз яклары да бар. Тик болар Айратны куркытмый.

– Хәрби буласым килде, әмма мондый карарны Кораллы көчләр сафларында хезмәт итеп кайткач кына кабул иттем, армия хезмәте нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәтте. Армиягә бармау, ничек тә булса качып калу теләге беркайчан да тумады, кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. Егетләргә шуны әйтәсем килә, ир-егет физик яктан әзерлекле, чыдам булырга тиеш – шуңа мәктәптә физик культура дәресенә өстенлек бирелергә тиеш, – дип саный Айрат. – Һәм кайда гына булсагыз да, араларны якынайтып, сезгә һәрчак ярдәм итеп торган гаиләнең тормышта мөһим урын алып торуын, өйдә сезне көтеп торуларын исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев