Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хайваннар сәламәтлеге кешеләргә бәйле

    Район, шулай ук бөтен республика һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә терлекчелектәге проблемаларның берсе - мөгезле-эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы.

    Белгечләр раславынча, әлеге авыру белән көрәш катлаулы, озак процесс. Куркыныч инфекциянең ничек таралуы турында районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников белән сөйләшәбез.

    - Районда шәхси секторда сыерларның 15 проценты лейкоз вирусы белән йогышланган. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән бераз артыграк. Хәл катлаулы, халыкның ярдәменнән башка хәлне яхшырту кыенрак.

    - Аңлатып үтегез әле, авыру санын киметү өчен терлек хуҗалары нинди конкрет чаралар күрә ала?

    - Иң беренче чиратта, хуҗалыкта авыру сыерлар булса, авыру таралмасын өчен, лейкоз белән авыручы терлекләрне сәламәт терлекләрдән аерырга кирәк. Авыру сыерларны аерым биналарда асрарга, алар калган мал-туар белән контактка кермәскә тиеш. Лейкозлы сыерларның сөтен кайнатканнан соң гына эчәргә була. 2020 елдан башлап авыру хайваннардан савып алынган сөт түбән бәядән кабул ителәчәк.

    Галимнәр раславынча, лейкоз вирусы онкоген булып тора, бу кеше организмында яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Хуҗаларга мондый сыерларны асрауның мәгънәсе юк. «Авыл таңнары» газетасында чыккан материалда хәбәр ителгәнчә («Көтүне яңарту өчен субсидияләр») республикада лейкоз белән авыручы сыерларны тапшыру юлы белән сөт терлеген яңарту программасы гамәлдә.

    Дәүләт лейкоз белән авыручы сыерларны сәламәт тана, сыерга алмаштыруны субсидияли.

    - Лейкоз йоктыруга ничек юл куймаска соң?

    -Хайваннарның сәламәтлеге күбрәк кешегә бәйле. Хуҗалар мөгезле-эре терлекләрне авырулардан саклап калырга тиеш. Кайчагында хуҗалыкта хайваннар авырый, кайбер очракта аларны хуҗалар безнең тәкъдимнәр буенча дәвалый һәм ветеринар процедуралар, аерым алганда, уколлар кадый. Һичшиксез, һәр хайванга аерым, бер тапкыр кулланыла торган энәдән файдаланырга кирәк.

    Авырулар санының иң мөһим факторы нәкъ менә җәйге чорда - кан эчүче бөҗәкләр активлашкан чорда була. Июль аенда кигәвеннәр бимазалый. Алар мөгезле эре терлек янында оча, тешли. Бу чорда терлекләр үзләрен бик тынгысыз тота, стресс кичерә, һәм бу башка авырулар азып китүенә сәбәпче була ала, сыерларның продуктлылыгы кими. Очучы бөҗәкләр хайваннан хайванга лейкозны гына түгел, хәтта кешеләргә дә башка аеруча куркыныч авыруларны йоктыруның сәбәпчесе булырга мөмкин.


    Район агрофирмаларында ветеринария хезмәте тарафыннан терлекләрне кан эчүче бөҗәкләрдән саклау буенча максатчан эш алып барыла, тик шәхси секторда бу эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый. Сыер, үгез, бозаулар, атларны бөҗәкләрдән коткару өчен репелентлар белән эшкәртеп була. Ветеринария учреждениеләрендә, шәхси даруханәләрдә эшкәртү өчен препаратлар сайлау мөмкинлеге зур. Ветеринарлар бу процедураларны ничек башкарырга кирәклеген аңлатып, күрсәтеп бирә алалар.

    Кан эчүче бөҗәкләр хуҗалары ябык биналарда асрый торган башка төр терлекләрне дә борчый. Аларны бөҗәкләр тешләвеннән саклау өчен бүлмәләрне куркытучы препаратлар белән эшкәртергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: