Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хатынын үтергәнче кыйнаган

7 октябрь кичендә полициягә Яңа Ильдеряк авылында 39 яшьлек хатын-кызның үлеме турында хәбәр килеп ирешә.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, вакыйга булган урынга килгән полиция хезмәткәрләре хатын-кызның кыйналып үтерелгән булуына шикләнәләр.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаять кылуда шикле, үлгән хатын-кызның элек хөкем ителгән 42 яшьлек ирен кулга алалар. Ир-ат хатыны белән бергә спиртлы эчемлек куллануларын әйтә.

Аннан соң  көнләшү җирлегендә алар арасында бәхәс куба һәм гауга барышында ир кеше хатын-кызга берничә тапкыр суга. Хатын кыйнаудан урында ук җан бирә.

Хәзерге вакытта ир-ат кулга алынган, аңа карата “үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев