Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хатын-кызларны Яз бәйрәме белән котладылар

Әлегә көннәр салкын торса да, көтеп алынган яз җитте.

Район мәдәният йортына Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарага килгән һәркем моны сизде. Бәйрәм концерты иң күңелле котлау белән  башланды. Аксубайлыларны сәхнәдән район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. 

 – Хатын-кызлар, әниләр, хатыннар, апалар, кызлар – безнең тормышыбызның иң кадерле, иң күркәм хәяте. Алар безгә теләсә нинди бурычларны хәл итә алырлык ышанычлы терәк, ярдәмчел дус булып торалар. Безнең районыбыз тормышында да аларның актив тормыш позициясе күп нәрсәне хәл итә. Алар ярдәмендә яхшы үзгәрешләр барлыкка килә. Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән Яз бәйрәме белән котлыйм! Барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, мәхәббәт, эшләрегездә иминлек, башлангычларда уңышлар телим, – диде ул.

Тәбрикләү өлешеннән соң булган  бүләкләү тантанасы залда утыручыларның җылы алкышларына күмелеп барды. Район җитәкчесе үзәкләштерелгән клуб системасы администраторы Гөлназ Мәсалимовага Мактау грамотасы тапшырды.

Район башлыгының Рәхмәт хатына район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгәрова, финанс-бюджет палатасының контроль-ревизия бүлеге башлыгы Лилия Гыйльманова, «Татмедиа» АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы редакциясенең компьютер версткасы операторы Розалия Хәйруллина, Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат йортында мәдәни чаралар оештыручы Лилия Лукина, Аксубай универсаль технологияләр техникумы коменданты Ирина Чернышова, 1 нче Аксубай урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Прохорова, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Надежда Панюкова, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Титова, Ким авыл клубы методисты Тамара Шугаева лаек булды.

Һәр бүләкләнүчегә чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды. Залда шатлык, елмаюлар хөкем сөрде. Бу язгы кичә онытылмаслык булсын өчен, мәдәният йортының иҗат коллективы концерт программасы һәм күңелле сюрпризлар әзерләгән иде. Сәхнә осталары да, яшь артистлар да  үз чыгышлары белән тамашачыны сөендерде.

Савгач урта мәктәбенең дебютанты, бишенче сыйныф укучысы Марсель Вәлиуллин әнисе турындагы җыр белән залда утыручы хатын-кызларның йөрәкләренә кагылып үтте, ә аның әнисе Галина Липатова дәртле җырлары белән сөендерде. Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» музыкантлары, район мәдәният йортының балалар вокаль ансамбльләре, Иске Тимошкино мәдәният йортының хореография ансамбле, Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге «Позитив» һәм «Кәеф» бию төркемнәре чыгышы  тамашачылар күңеленә хуш килде.  

Хатын-кызлар бәйрәмендә чыгыш ясау Венера Краснова җитәкчелегендәге «Денс Тайм» төркеме өчен   «Йолдызлы сәгать” булды.  Мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән юмористик сәхнә эпизодлары кичә программасына яхшы кәеф өстәде. Кыскасы, бәйрәм кичәсе күңелле булды, залда утыручы тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышладылар, күтәренке кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев