Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хатын-кызлар авырлы вакытта грипп белән 18 тапкыр ешрак авырый

Хатын-кызлар авырлы вакытта грипп белән 18 тапкыр ешрак авырый. 16нчы шәһәр хастаханәсенең 1нче бала тудыру бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина шул хакта хәбәр итте.

«Бала тудыру яшендәге һәм авырлы хатын-кызларны чагыштырып карасак, көмәнле хатыннарның грипп белән 18 мәртәбә авыруын ачыкларбыз. Ягъни 10 мең гүзәл затның – икесе, ә авырга узган 10 мең хатын-кызның 37-38е грипп белән чирли дигән сүз», - дип искәртте табиб.

Табиблар әйтүенчә, көмәнле хатын-кызлар, балалар кебек үк, грипп йоктыру куркынычы югары булган төркемгә керә.

«Авырлы хатын-кызларга, йөклелек чорында һәм бала тапкан вакытта проблемалар килеп чыкмасын өчен, прививка ясатырга кирәк. Вакцинацияне икенче һәм өченче триместрларда үткәрергә киңәш ителә», - дип өстәде Дәүләтшина.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев