Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хат ташучыларны хөрмәтләргә

2019 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» газеталарына язылу кампаниясе тәмамлана.

Традиция буенча безнең коллектив һәр яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшы хат ташучыларны хөрмәтли.Моннан тыш, безнең баш предприятие «ТАТМЕДИА» АҖ үз басмаларына язылучыларны активлаштыру максатыннан авыл һәм шәһәр почта бүлекчәләре арасында иң яхшы хат ташучылар  һәм иң яхшы  шәһәр почта бүлекчәләре өчен конкурс оештыра.

- Без республика конкурсында җиңүчеләр арасында безнең район вәкилләрен күрсәк, бик  шат булачакбыз. Редакциядән район газетасына  иң күп тиражга яздыруга ирешкән хат ташучыларны бүләкләячәкбез, – дип билгеләп үтте хат ташучылар белән очрашу вакытында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалының “Авыл таңнары” район  газетасының  баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Людмила Жаренова.

Ул почта элемтәсе бүлекчәләре һәм хат ташучылар өчен конкурс турында тулырак сөйләде. 2019 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе чорында «ТАТМЕДИА» АҖ почта хезмәткәрләренең иң нәтиҗәле хезмәткәрләрен ачыклау һәм стимуллаштыру максатларында конкурсның приз фондын шактый арттырды. Конкурсның мәҗбүри шарты - хат ташучы һәм почта элемтәсе бүлеге «ТАТМЕДИА» АҖ район газетасына яздыру  узган ел белән чагыштырганда артык булырга  тиеш.

Җиңүче түбәндәге критерийлар  – район газетасына язылу күләме артык булу, әбүнәчеләр саны,   «яздыру  тыгызлыгы» буенча (ягъни почта аша хезмәт күрсәтүче территориядә район газетасын алдыручы хуҗаларның проценты) билгеләнә. «ТАТМЕДИА» АҖ бәйгесе кысаларында үз номинацияләрендә җиңгән хат ташучылар 15 әр мең сум, ә почта бүлекләре 30 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре агымдагы елның октябрендә билгеле булачак. Җиңүчеләрне «Иң яхшы шәһәр хат ташучысы», «Иң яхшы кече шәһәрләр хат ташучысы», «Иң яхшы авыл хат ташучысы», «Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге»,  «Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинацияләрендә билгеләячәкләр.

Аксубай почтальоннары җиңүгә өметен кулдан ычкындырмас дип ышанабыз! «Россия Почтасы» ФДУП филиалы - «Татарстан почтасы» почта элемтәсе бүлекчәләре һәм хат ташучылар бәйгесе турында тулырак  итепtatmedia.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев