Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хастаханә – яңа, ә табиблар җитми

Аксубай үзәк сырхауханәсендә яшь пациентларны яңа поликлиникада кабул итәләр

Балалар поликлиникасы, элек гомумпрактика табиблары корпусы урнашкан якны биләп, яңа бинага быел гына күчте әле. Ремонт ТРның амбулатор-клиник учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында үткәрелде. 

Иске бинада коммуникацияләр – электр һәм  җылыту системасы, түшәмнәр һәм идәннәр алмаштырылды. Ә диварлар  республикада расланган «Дустанә хастаханә» стандартларына туры китереп, кызгылт сары төскә буялды. Нәни пациентларны гардероб һәм якты холл, табибка кабул итүгә язылу инфоматы белән заманча ресепшн каршы ала. Балалар өчен уен зонасы бар, әниләр өчен дә бүлмә каралган, анда нәниләрне киендерергә, ашатырга мөмкин. 

Республика балалар поликлиникасын ремонтлауга 11672100 сум акча бүлеп биргән. Районның 5072 баласына хезмәт күрсәткән дүрт табиб педиатр бүлмәсе дә монда урнашкан. 

Бүгенге көндә безнең хастаханәдә табиблар белән тулыланыш 52 процент тәшкил итә, педиатрлар алты булырга тиеш: дүртесе –   кабул итүдә, берсе – стационарда, берсе балалар тудыру йортында эшләргә тиеш. 

Бу атнадан Аксубай үзәк сырхауханәсендә яшь педиатр Гөлнара Хасәнҗанова эшли башлады. Дипломлы белгеч туган районына Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап кайтты, ул әлеге уку йортында максатчан юллама буенча белем алды. 

Гөлнара Салихова (кыз фамилиясе) 2013 елда 3 нче Аксубай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлады, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл туплаучы буларак, район башлыгы гранты белән билгеләп үтелде һәм конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча районнан медицина югары уку йортында белем алуга юллама алды.  

– Хезмәт шартлары яхшы, поликлиника яңартылган, биредә табибларга да, пациентларга да уңайлы. Минем белән тәҗрибәле шәфкать туташы Ольга Леонидовна эшли, мине яхшы кабул иттеләр, алган белемнәремне практикада кулланырга һәм, район бәләкәчләре сәламәт булып үссеннәр өчен, профилактика алып барырга гына кала, – дип фикерләре белән бүлеште яшь табиб. 

– Максатчан программа буенча белем алучылар – район хастаханәләрендә кадрлар белән проблеманы чишүнең бер юлы, – дип сөйли Аксубай үзәк сырхауханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Максатчан юллама белән укып эшкә кайтучы табиб, яшь табибларга ярдәм программасы буенча өч ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә түләү дә алачак әле. 

Район һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы арасындагы килешү буенча яшь табиб өч ел эшләргә тиеш. Гөлнара, тәҗрибә туплап, районда калыр дип өметләнәбез. 

Максатчан юллама белән укыганнар ташламалардан ике тапкыр файдалана алмыйлар, һәм районга килгән башка табиблар кебек,  “Земский доктор” Федераль программасы буенча миллион сум күләмендә торакка субсидия алуга да исәп тота алмыйлар. 

Без Бөтендөнья пәрәвезенә кереп, медицина университетының бер курсында уку бәясенең, югары уку йортына һәм белем алу юнәлешенә бәйле рәвештә, 250 мең сумнан алып 330 мең сумга кадәр төшкәнен ачыкладык. Шуның өчен кемнең отышта калуы билгесез, чөнки медицина вузларында бюджет урыннары ташламага ия һәм квота буенча укучылар өчен дә җитми.

Шулай да быел безнең районга «миллион алучының» Ульян өлкәсеннән килүе планлаштырыла – ул вакантлы акушер-гинеколог вазыйфасын биләячәк. Аксубай хастаханәсендә аны, максатчан юнәлеш буенча белем алучыларны көткәндәй көтәләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы да, район һәм үзәк хастаханә җитәкчелеге дә федераль һәм республика программалары яшь һәм халык сәламәтлеге өчен кирәкле табибларны авылда калдырырга ярдәм итәр, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев