Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыклар дуслыгы җырчысы

    Аксубайда Николай Полоруссов-Шелебинең туган көнен билгеләп үттеләр.

    Үзәк һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр район үзәгендә аның истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг уздырдылар, чәчәкләр салдылар.
    – Шелебинең эчтәлекле шигырьләре бүгенге көндә дә үз билгеләнешләрен югалтмадылар, алар элеккеге кебек үк яңгырыйлар, – диде үзенең сәламләү чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Шагыйрьнең иҗаты тамырлары белән безнең районның, тулем илнең  үткән тарихына барып тоташа, ул шулай ук  хезмәт ияләре тормышы белән дә тыгыз бәйләнгән. Николай Шелеби – ул безнең горурлыгыбыз. Аны халык дуслыгы җырчысы дип атыйлар, чөнки ул үзенең тормышын һәм иҗатын халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга багышланган. Без аның турында онытмыйбыз, бүген митингта яшьләрнең дә катнашуы сөендерә. Шуңа күрә  бөек шагыйрь турындагы хәтернең яшәячәге хакында зур ышаныч белән әйтергә була. 
    Җыелучыларны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева сәламләде. Ул үзе өчен Шелебине тәрҗемәче буларак ачкан.
    Җурналистика ветераны, язучының иҗатын өйрәнгән Ирина Крюкова чыгышы аерым дулкынландыргыч булды. Ул чуаш шагыйренең Ромэн Роллан, Джамбул Джамбаев, Сөләйман Стальский, Янко Купало һәм ул замандагы башка бик күп күренекле язучылар белән дус булуы хакында сөйләде. Полоруссов-Шелебинең көндәлегеннән берничә җөмләне укып үтте: “... Колчаклылар авылга килеп, минем өемне туздырдылар. Минем туганнарым һәм балаларым бары тик качып калу сәбәпле генә исән калдылар. Сәнәк инкыйлабы вакытында без подвалда качып тордык“.
    Шагыйрьнең тураны, укытучы Людмила Кандалина аның язмышы, сукырайган килеш тә иҗат итүен дәвам итүе, Полоруссовларның укытучылык династиясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. ТРның атказанган укытучысы Валентина Селезнева һәйкәл ачу тарихы турында искә алып сөйләде. Николай Полоруссов-Шелебинең сөнчәлеләр өчен кадерле булуы хакында мәгариф тармагының Мактаулы хезмәткәре Евгений Мадуров сөйләде.
    – 1921 елның июнендә – ачлык елны – Сөнчәле авылы янып бетә, – дигән сүзләрдән башлады Евгений Вячеславович. – Тирә-як авыллар халкы ярдәмгә киләләр. Ир-атлардан торган бригада территорияне хәрабалардан чистартуда, бура бурауда ярдәм итәләр – кышка кадәр ничек булса да түбәле булырга кирәк була. Николай Полоруссов бу вакытта фәкыйрьләр комитетында һәм авыл советында эшли. Ул балта осталары бригадасы оештыра һәм үзе дә алар белән бергә сөнчәлеләргә булышырга килә. Авыл картлары аны бары тик рәхмәт сүзләре белән генә искә алалар.
    Митингта шагыйрь, аның иҗаты турында бик күп яхшы сүзләр яңгырады.
    – Халык  шагыйренең иҗаты чуаш әдәбиятында бәя биреп бетергесез байлык булып тора, киләчәк буын Николай Ивановичның белем һәм туган телне саклау турындагы вәсыятләрен үтәр дип ышанасы килә, – дип йомгак ясады балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: