Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыклар дуслыгы Гимны астында үткән квест

    “Экстремизмга – ЮК!“ ункөнлеге кысаларында район мәктәпләре укучылары өчен чираттагы патриотик квест оештырылды.

    Аны районның террорчылыкка каршы комиссиясе район үзәк китапханәсе белән берлектә “Без дуслык белән көчле“ исеме астында үзәк паркта уздырды.
    Квест-уенда районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 6 команда катнашты –  район үзәгеннән өч, Иске Ильдеряк, Кәкре Күл һәм Савгач урта мәктәпләре командалары.

    Балаларга тугыз станцияне үтеп, төрле биремнәрне үтәргә, һәр станциядә баллар эшләп алырга кирәк иде. Шуннан соң команда үтәлгән бирем белән фотога төшеп һәм баллар исәбе белән бергә   #без дуслык белән көчле хештегы астында Instagramга куярга тиеш булдылар.

    Чарада район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Эльмира Крайнова, прокурор ярдәмчесе Илгиз Гусамов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова, балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова катнашты һәм алар уен башланганчы катнашучылар алдында террорчылар, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау белән шөгыльләнүнең мөһимлеге хакында сөйләделәр.

    Татарстанның халыклар дуслыгы Гимны кушымтасын җөмләләп җыю уенның соңгы биреме булды.

    Квест нәтиҗәләре буенча командалар район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбуновтан Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: