Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халыкара музейлар көне кысаларында 250дән артык яшь аксубайлы музейда булып китте 

Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Халыкара музейлар көненә багышланган чаралар циклы узды.

– 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Без музейлар көнен бәйрәм итү уңаеннан әлеге тематика буенча берничә чара уздырдык, – дип билгеләп үтте музей директоры Наталья Куштукова. – “Тарих дәресләре” бик мавыктыргыч үтте. Бу көнне музей 250дән артык укучыны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, уннарча өлкән кешене кабул итте. 

Балалар зур кызыксыну белән рус, татар, чуаш халыкларының мәдәнияте белән таныштылар, аларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар. Балалар шулай ук авыл йорты бизәлеше, милли костюмнар һәм ашлары, халык һөнәрчелеге турында да күзаллауларын арттыдылар. Китапханә кунаклары “Матур читекләр”, “Рус матрешкасы” һәм “Чуаш сөлгесе” мастер-классларында бик теләп катнаштылар, бу халыкларның милли бизәкләре белән таныштылар. 

Бу көнне “Җиңү образлары” дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды, анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иҗади бәйгедә катнашучыларның иң яхшы эшләре урнаштырылган иде. Барлык катнашучылар да мәдәният учреждениесеннән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. 

Музейда шулай ук Аксубай районының актив пенсионерлар берлеге әгъзалары да булып китте. Алар үткәрелгән экскурсиядән, аның кызыклы, бай экспозициясеннән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев