Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халык йолаларын саклыйлар

«Саврушка» фольклор төркеме авылдашлары өчен чуаш халкының борынгы йолаларын яңадан ача.

Фольклор төркеменең талантлы катнашучылары борынгы җырларны һәм йолаларны гына түгел, шулай ук Иске Савруш авылы тарихын да саклап калырга омтылалар.

Коллектив җитәкчесе Светлана Колесникова үз тирәсенә, үзе сыман талантлы авылдашларын җыйган. Җырчылар арасында балалар белән эшләүчеләр дә, лаеклы ялда булучылар да бар. Аларның барысы да яхшы җырлый, бии, шаяртып алу сәләтенә дә ия.

Саврушлыларның яшь буыны борынгы йолаларны һәм горефгадәтләрне белми. «Саврушка» сәхнәдә гасырлар элек туйларның ничек узуын, хезмәткә озатуларын, авыл утырмаларын күрсәтә. Тамашачылар күз алдыннан атабабалары тормышыннан документаль кадрлар уза кебек.

Иҗади коллективта, әйтик, Валентина Васикова кебек моңлы башкаручы җырчылар да бар. Светлана Колесникова да, өстәвенә район сәхнәсендә генә түгел, ә аннан читтә дә, Эдуард Ильин уйнавына кушылып җырлап, тамашачыларның күңелен яулый.

«Саврушка» фольклор төркеме, төрле концертларда, бәйгеләрдә катнашып, Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Ул яшь саврушлыларда туган авылга, төбәккә мәхәббәт тәрбияләүдә, аның табигый гүзәллеген саклап калуда һәм арттыруда зур роль уйный. Шулай ук яшь саврушлыларны борынгы җырлар һәм йолалар белән таныштыра. Коллективның киләчәге алар кулында дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев