Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халык участок вәкилен сайлыйлар

    Аксубайның полиция участок вәкилләре “Халык участковые – 2018“ Бөтенроссия бәйгесендә катнашалар.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге быел полициянең участок вәкилләре өлкән лейтенант Рөстәм Сабировны һәм  полиция капитаны Альберт Вафинны тәкъдим итә.

    Участок вәкиле Сабиров Рөстәм

    Эчке эшләр органнарында 6 ел хезмәт куя. Ул  2700 дән артык кеше яшәгән 1 нче административ участокка – Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә.

    Агымдагы елның 7 аенда 8 җинаять эше ачылган, 130 административ хокук бозу ачыкланган, шуның 61 е – ЮХИДИ линиясе буенча, гражданнардан кергән 115 хәбәр, гариза һәм мөрәҗәгать тикшерелгән.

    Полициянең участок вәкиле Вафин Альберт

    Эчке эшләр органнарындагы хезмәт стажы – 14 ел. Ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе участокларының берсе – 22 нче административ участокка хезмәт күрсәтә. Аңа ышандырылган участок территориясендә 3768 кеше яши.

    Агымдагы елның 7 аенда аның тырышлыгы  белән 11 җинаять эше ачылган, 154 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән ЮХИДИ линиясе бунча 48 очрак, гражданнардан кергән 132 хәбәр, гариза һәм мөрәҗәгать тикшерелгән.

    Россия ЭЭМ уздырган “Халык участковые“ Бөтенроссия бәйгесе 11 сентябрьдән башланып китә. Бәйгенең һәр этабында җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тупланган халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

    “Халык участковые“ проекты –  эчке эшләр органнарының һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек итүдәге ачык үрнәге, иң мөһим һөнәрләрнең берсе булган полициянең участок вәкиле эшенә бәя бирү. Иң-иңнәрне, әлбәттә инде, гражданнар сайлый.

    Бәйгенең беренче этабында халыкның онлайн-тавыш бирүе агымдагы елның 11 сентябреннән 20 сенә кадәр  үтә. Беренче этап тәмамланганнан соң бәйгенең икенче этабында катнашачак берничә җиңүче ачыклана. Тавыш бирүләр Татарстан ЭЭМ сайтында үтә.

    Агымдагы елның ноябрендә “Халык участковые“ бәйгесе үтә, аның барышында җиңүче билгеләнә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: