Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халык тарихын онытырга ирек бирмиләр

Иске Үзи авыл клубы каршында 2000 елда «Палан» вокаль төркеме оештырыла, бу чуаш теленнән «балан» дип тәрҗемә ителә.

Коллективның җитәкчесе һәм нигез салучысы – Елена Айдова. Колоритлы вокаль ансамбль катнашучыларын халык җырларына мәхәббәт берләштергән. Аларның репертуарына халык, хәрбипатриотик һәм автор җырлары кертелгән.

Бер генә мәдәни чара да «Палан» коллективыннан башка узмый. Алар рус һәм татар телләрендә дә җырлый алалар, әмма бигрәк тә чуаш телендәге җырларны матур итеп башкаралар. Үз төркемнәрен үстерүдән тыш, коллектив яшь буынга мәдәни һәм рухи тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирә. Ансамбль каршында «Задоринки» балалар-яшүсмерләр коллективы эшли.

Коллективта катнашучылар үз халкының тарихын, горефгадәтләрен, йолаларын бөртекләп җыялар. Алар Петр һәм Надежда Ваструковлар өчен «хĕр парасси» (кәләш сатып алу) чуаш туй йоласын оештыруда ярдәм иттеләр.

Чара республиканың популяр телеканалларының берсендә трансляцияләнде. Моннан тыш, «Палан» коллективы катнашында чуаш йолалары – «утă çулни» (печән чабу), «Иске Яңа ел», чуаш халкының милли киеме турында репортажлар төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X