Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халык санын исәпкә алу планлаштыру өчен кирәк

    Россия Федерациясе гражданнарына ун елга бер тапкыр халык санын, ничек яшәвебезне, киләчәктә безне нәрсә көткәнен белү мөмкинлеге бирелә.

    Бу – 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алу.

    Исәпкә алучыларны нәкъ менә нәрсәләр кызыксындырачак – бу хакта Аксубай дәүләт статистика бүлекчәсе җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова сөйли.

    – Исәпкә алучыларга гаиләләр составы, аларның яшәү шартлары, без аралаша торган тел, гражданнарның мәшгульлеге, аларның белемнәре турындагы мәгълүматларны туплау бурычы йөкләнгән. Бу мәгълүматлар дәүләт өчен бик мөһим – алар безнең җәмгыятьнең киләчәк үсеше өчен нигез булачак.

    Җитәкче белгеч-эксперт аңлатуынча, гражданнарның яшәү шартлары турында мәгълүматлар җыю процессында П формасындагы бланк кулланылачак. Анда 7 сорау тупланган.

    – Нинди сораулар биреләчәк?

    – Йорт төзелеше вакыты, бүлмәләр саны, торакның гомуми мәйданы, өйнең диварын төзү өчен нинди материал кулланылуы турындагы сораулар. Шулай ук анда яшәүчеләрнең саны, нинди җылыту төре (үзәкләштерелгән, газ казаны, мич) турында. Исәпкә алучылар шулай ук телекоммуникацияләр, санитар- гигиена, энергия чыганаклары – (электр уты, газ), су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын юк итү шартлары белән дә кызыксыначак. Боларның барысын да белү, системалаштыру бик мөһим. Бу мәгълүматлар нигезендә киләсе унъеллыкка мәдәни, социаль һәм икътисади программалар планлаштырыла.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: