Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халык инициативасы – авылны төзекләндерү өчен

Район башлыгы Камил Гилманов Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт авыл җирлекләрендә халык белән очрашты.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин хисап докладында авыл тормышында актив катнашканнары өчен халыкка рәхмәт белдерде.

– Бүген мине халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләрне район җитәкчелеге һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге халкы ярдәме белән уңышлы хәл итүебез сөендерә, – дип билгеләп үтте Валерий Альметкин. – Агымдагы елның гыйнварында узган киңәйтелгән утырышта билгеләнгән планнарны без өлешчә яки тулысынча үтәдек. Яңа Ильдеряк авылында Кече Уишь елгасы аша күперне төзекләндердек, 1200 метр бишенче чыбык суздык, Тарханка авылында энергияне янга калдыра торган 12 яктырткыч урнаштырдык. Биш торак пунктта зиратларны ызанлау эшләрен рәсмиләштердек. Үзара салым акчаларына барлык торак пунктларда да юлларга вак таш җәюне дәвам иттек. Иляшкино авылында су башнясына янгын гидранты урнаштырдык.

Вакыт катлаулы булуга карамастан, истәлекле даталарга багышланган берничә чара уздырганнар. Чуаш Енорускиносында яшәүчеләр кайбер проблемалар турында җиткерделәр. Авылның кайбер урамнарына су үткәрү, авылга керү юлы, һәр урамга чүп контейнерлары кую. Авыл халкы ФАПны фельдшер белән тәэмин итүне сорады.

Шул ук көнне Иске Кармәт авылында җирлек башлыгы Андрей Парфенов чыгыш ясады. Ул, үзара салым акчасының тулысынча авыл юлларын тигезләүгә һәм вак таш түшәүгә тотылуын әйтеп узды. Авылга керү капкасын яңартканнар, чөнки быел Хәсән Туфанның тууына 120 ел тула. Шуңа күрә шагыйрьнең музей-йортына таба маршрут юлын тәртипкә китергәннәр. Христиан һәм мөселман зиратларын төзекләндергәннәр.

Район башлыгы Камил Гилманов әлеге территорияләрдә күп нәрсәләр эшләнүен, хәл итәсе мәсьәләләрнең дә барлыгын билгеләп үтте. Куелган барлык бурычларны хәл итәчәкбез, диде ул.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев