Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Халык белән очраштылар һәм медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Алар, район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә, район халкы белән очрашып, эшлекле чәршәмбе үткәрделәр.

Иртән, кунакларны Иске Үзи авыл җирлегендә каршы алдылар. Камил Гилманов шаяртып та, Татарстаннан сенаторга асфальтсыз юл күрсәтергә һәм проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга ниятләвен җитди билгеләде.

– Районыбызның чәчәк атуын һәм барлык яхшы урыннарны чиксез күрсәтергә мөмкин. Әмма, без күп еллар дәвамында Яңа Мокшинога, Иске Үзигә кадәр юл көтәбез. Ел саен бу мәсьәләләрне республика дәрәҗәсендә күтәрәбез, әмма финанслау җитмәү сәбәпле, юлларыбыз хәзер дә шундый хәлдә кала бирә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

Нәтиҗәле һәм файдалы эш өчен депутат башлыкка юл картасын булдырырга тәкъдим итте. Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова аның составына кергән авылларның ничек яшәве турында сөйләде. Бу-районның иң нык авыл җирлекләренең берсе, халык һавадан төшкәнне көтеп ятмый, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшли. Биредә терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче, кош-корт үрчетүче, пилорамалар тотучы фермерлар да бар. Халык үзара салым һәм авылларны төзекләндерү мәсьәләләрендә актив катнаша. Депутат буларак, Олег Морозов РФ Дәүләт Думасында татарстанлыларның мәнфәгатьләрен кайгырта, аңа төрле дәрәҗәдәге, төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча – шул исәптән кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, экология, инфраструктураны үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә,- дип билгеләп үтте.

Авыл халкын бигрәк тә юллар һәм сугыш чоры балаларына закон дәрәҗәсендә ярдәм итү мәсьәләсе кызыксындырды.

Халык белән очрашу авыл храмы янында узды. Ахырдан Олег Викторович дога кылу йортында булды. Актив җәмәгатьче Нина Андреева гыйбадәтханә тарихы турында сөйләде, кешегә әхлакый ярдәмнән тыш, рухи бердәмлекне дә тою ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген әйтте.

Олег Морозов Аксубай медиклары белән дә очрашты. — Сез батыр кешеләр. Сезнең хезмәтегез безнең догаларга да, рәхмәт сүзләренә дә лаек, – дип билгеләп үтте депутат . Ул сәламәтлекне саклауда коронавирус инфекциясенә каршы көр әштә керткән өлешләре өчен Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Исламовка, поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Светлана Салминага, өлкән шәфкать туташы Марина Власовага, поликлиника мөдире Алинә Маланчевага РФ Дәүләт Думасы комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Төштән соң, район үзәгендә Олег Морозовның мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде. Халык ышанычлысы район халкының сорауларын шәхсән кабул итте. Алар плотина, балалар бакчасы төзелеше, район үзәгендә күперне капиталь ремонтлау, балалар мәйданчыгы төзү һәм шәхси характердагы сорауларга бәйле иде.

Кө н р а й о н җ и р л е к л ә р е башлыкларының очрашуы белән тәмамланды. Сөйләшү вакцинация белән башланды һәм салмак кына җирлекләрнең проблемалары үзәгенә күчтетрудолюбоволылар ФАП төзүнең федераль программасы белән клуб белән бер түбә астында, Кәкре Күллеләр мәктәпне капиталь ремонтлау мөмкинлеге белән (мәгариф учреждениесенә инде 33 ел һәм монда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган), Түбән Баландалылылар балалар мәйданчыгы төзү белән кызыксындылар. Район активы белән сөйләшү нәтиҗәле булды. Муниципаль халык ышанычлылары РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан сенатор авызыннан проблемаларны хәл итү буенча тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев