Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Халык акчасына» төзекләндерәбез

Татарстанда соңгы елларда гамәлгә ашырылган үзара салым программасы безнең районда да юллар, зиратларны төзекләндерергә, балалар уен мәйданчыклары төзергә мөмкинлек бирде.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә дә халык акчасына күләмле эшләр башкарылды. 2019 елда гына да бистә буенча җыелган акча 807000 сум тәшкил итте. Республика җыелган һәр сумны дүрт тапкырга арттырып финанслады.

Бу акчалар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде – Мазилин, Карьер, Комлык урамнарында балалар уен мәйданчыклары төзүгә, Ленин урамы буенча җәяүлеләр кичү юлын төзекләндерүгә. Өстәмә рәвештә 190 энергия саклагыч яктырткычлар урнаштырылды.

2019 елның 1 декабрендә бистәдә референдум узды. Узган еллардагы кебек бистә буенча үзара салым акчасын 300 сум күләмендә җыярга хәл ителде. Үзара салым акчасына 2020 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Золин, Шоссе, Рәис Беляев урамнарында өч балалар уен мәйданчыгы төзү, күп фатирлы йортлар тирәлеген төзекләндерү, Ленин паркыннан алып Гуляев скверына кадәр тротуар салу, Шоссе урамыннан Яшьләр урамына төшү юлы төзү, бистә урамнарында энергия саклагыч яктырткычлар куюны дәвам итү планлаштырыла.

– Үзара салым акчасын инде түләргә өлгергән актив гражданнарга рәхмәт әйтәсе килә. Үзара салым акчасын җыю оператив төстә барса, ниятләнгәннәрне без, һичшиксез, гамәлгә ашырачакбыз, – ди шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Әгәр акчалар агымдагы елның 25 мартына кадәр җыелса, республикадан бүлеп биреләчәк средство быел киләчәк һәм без аларны ел азагына кадәр төзекләндерүгә тотачакбыз. Әгәр инде 25 марттан соң икән –республика бюджетыннан финансланачак акча 2021 елда гына күчәчәк һәм эшләрне бер елга кичектерергә туры киләчәк. Аксубайлыларның түләү белән ашыгуларын үтенеп сорыйбыз.

Үзара салым акчаларын файдалану турындагы хисап Аксубай муниципаль районы сайтында урнаштырылган. Халык акчаларның ни өчен тотылуын үзләре контрольли ала. Башкарма комитетта ышандыруларынча, үзара салым акчасын җыю квитанцияләре адреслы таратылган. Ә аларны алмаган кешеләргә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев