Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумарга теләүчеләр өчен

Хач ману көне алдыннан районның кайбер авыллары сулыкларын изгеләндерү йоласы узачак.

18 гыйнварда сәгать 12:00 дә – Иске Мокшинода, 18:00 сәгатьтә – Тарханкада, 20:00 сәгатьтә – Кисада, 23:00 сәгатьтә – Сөнчәледә, 23:30 сәгатьтә Иске Үзидә сулыклар аруландырылачак.

19 гыйнварда 12:00 сәгатьтә «Таш чокыр» (Аксубай), Иске Савруш, Иске Тимошкино сулыклары; 13:00 сәгатьтә – Черемушка, Савгач су чыганаклары; 14:00 сәгатьтә Урмандеевода су изгеләндереләчәк. Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумарга теләүчеләргә сулыкларда коенуның куркынычсызлык нормаларына туры килергә тиешлеген истә тотарга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр вәкилләре правослау динен тотучыларга бары тик кешеләр булган махсус җиһазландырылган буаларда гына суга чумарга киңәш итә. Бозлы суда бер минуттан артык торырга ярамый. Правослау динендәге хатын-кызларга чуму йоласын бары тик эчке күлмәктән һәм яулыктан башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X