Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хач ману – җан һәм тән чистарыну бәйрәме

19 гыйнварда районның йөзләгән православ динен тотучы халкы Хач ману бәйрәмен үткәрергә җыена. Ул – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суында чумдырылган көне, христианнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Изге суда коену йоласы дини кешеләрне генә түгел, ә кискен хис-кичерешләр артыннан бәкегә чумып, шул фотоларын социаль челтәрләргә куярга омтылганнарны да үзенә җыя.

Хач ману – чистарыну бәйрәме 

Хач ману чиркәү тарафыннан 19 гыйнварда билгеләп үтелә, христианнарда ул иң зур дини бәйрәмнәрдән санала. Бу төндә Гайсә Коткаручы Иордан елгасы ярында булган Чукындыручы Иоанн янына килеп, бер гөнаһы булмаса да, үзен суга чумдырып, арулавын сорый. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып ике бөек су арулау тора. Аның берсе – Хач ману кичендә – сочельникта чиркәүләрдә башкарыла. Икенчесе бәйрәм көнендә – ачык һавада, елга, күл, чишмә кебек сулыклар янында була.

Келәү вакытында догалар укыла һәм тәрене өч мәртәбә суга чумдырып алганнан соң, су аруланган һәм шифалы көчкә ия санала. 

Христианнарның әлеге олуг бәйрәменең башка исеме дә бар. «Аллаһының күренүе» – Богоявление дип тә йөртәләр. Гайсә Коткаручыга судан чыккач, күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм күкләр ярылып: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым!» – дигән аваз ишетелә. Чумылдыру вакытында Аллаһ- Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух (керәшенчә Святый Тын) өчесе бергә үзләрен күрсәтәләр. Борын-борыннан Хач ману агарыну һәм яктылык бәйрәмнәреннән санала, чөнки Аллаһ – Үзе яктылык, караңгылыкка чумганнарны яктырту, үлем тозагына эләккәннәрне савыктыру өчен иңгән. 

Бәйрәм алдыннан һәм Хач ману көнендә бәйрәм гыйбадәтләре районның барлык чиркәүләрендә (үзәк храмда 18 һәм 19 гыйнвар иртәләрендә) үтәчәк, аннан соң суны изгеләштерү башкарылачак. Сулыклар янында аруландырылган коену урыннары да әзерләнгән – изгеләштерелгән су күп кенә авыруларны юып ала, дәвалый диләр бит. 

Шунысын да искә төшерик: изге суга чумганда хатын-кызлар озын эчке күлмәкләрдән (җиңнәре дә озын булса, тагын да яхшы) булырга тиеш. Бу мода түгел, ә фәкать хәерле гамәлләрнең берсе генә. 

Изгеләштерелгән сулар кайда булачак? 

Районда коену урыннары да Хач ману көненә әзерләнә. 18 гыйнварда кичке 8дә Киса авылындагы сулык, 19 гыйнварда кичке сәгать 7дә Таш чокыр чишмәсендә су изгеләндереләчәк. 

Аруландырылган бәке һәм коену урыннары Яңа Аксубай, Иске Үзи, Сөнчәле, Емелькино, Урмандеево, Иске Савруш, Иске Илдирәк авылларында эшләнә. 

Сак булыгыз! 

Аксубай коткаручылары коену вакытында саклык чараларын күрергә чакыра. 

– Аруландырылган судан шифа алырга теләүчеләр махсус әзерләнгән урыннарда гына коенырга тиеш, – ди районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. – Шунысын да онытмагыз: бозның калынлыгы урыны-урыны белән куркыныч тудырганлыктан, боз өстенә транспорт белән чыгу тыела. Коену урыннарында күпләп тупланып тормау да хәерле.

Табиблар киңәш итә

Табиблар, изге суга чуму кеше организмы өчен стресс булуын искәртә. 

– Моңарчы әзерлеге булмаган кешенең боз- лы суга чумуы күңелсез нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Аеруча хроник авырулары булганнарга сак булырга киңәш итәм, – ди Аксубай Үзәк район хастаханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы Люция Исмәгыйлева. – Мәсәлән, диабет белән интегүчеләрнең канында шикәр күләме кисәк артырга, йөрәкләре авыртканнар аритмия өянәге кичерергә, кан басымы кисәк күтәрелергә мөмкин. Инфаркт, йөрәк туктау очракларын да онытырга ярамый. Организмга зыян китермәс өчен коеныр алдыннан аны чыныктыру кирәк. Ә инде суга чумар алдыннан зарядка ясап алып, бәкедә бер минуттан да артыграк тормаска киңәш итәм. Коенып чыккач, сөлге белән сөртенергә һәм тиз генә киенү җаен карарга тырышыгыз.

Табибтан тагын берничә киңәш: әгәр дә салкын тигән булса, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, баш, тире авыртулары, тамак чирләре, астма, туберкулез, шикәр чире, глаукома, конъюнктивит, сидек юллары ялкынсынуы кебек медицина каршылыклары бар икән, бәкегә чумудан баш тарту яхшырак булачак. Шулай ук балаларны да суга чумдыру ныгымаган организмнары өчен иртәрәк, ди табиблар.

Физик яктан сәламәт, әмма исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләргә дә сулыкларда коену тыела. 

Бары саклык чаралары күргән очракта гына аруландырылган суның шифасы тәнгә генә түгел, җанга да дәва булачак. Коткаручылар һәм табиблар кизү торган махсус урыннарда гына коеныгыз. Руханилар да, коткаручылар белән табиблар да бер фикердә уртак: аруландырылган суда чумып алу, чыныгу һәм «морж» төшенчәләрен аера белү кирәк. Изге суга бәкегә чуму ул – чыныккан кешенең аңлы рәвештә чистарыну йоласы булып тора.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев