Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

КФҮтә иң актив стационар участок

Халыкны сораштыру буенча эшнең бер өлеше стационар участокларда уза.

15 октябрьдән районда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу буенча стационар участоклар эшли башлады. Районда эшләп килүче 9 стационар исәпкә алу участогының 4се район үзәгендә. Шуларның берсе Күп функцияле үзәк бинасында урнашкан.

Бу участок халыкның күплеге белән аерылып торадыр, мөгаен. Күп функцияле үзәккә килүчеләр инструктор Галина Маланчева исәпкә алуны алып барган тәрәзәгә мөрәҗәгать итәләр.

– Исәпкә алу кампаниясе башланганнан бирле 76 бинаны, 213 кешене исәпкә алдым, – дип йомгак ясады ул 6 көнлек эшкә. – Төп агым исәпкә алуның беренче көннәрендә булды. Бу атна ахырына кимү сизелә – исәпкә алучылар гражданнарда булып өлгергән инде.

Галина Маланчева бу эштә яңа кеше түгел. 2010 ел исәпкә алу кампаниясендә актив катнашканы өчен истәлек билгесе бар аның. Ул быелгы исәпкә алуда эшләү күпкә җиңел булуын әйтте, кәгазь анкеталар тутырасы түгел. Ә планшет белән тиз килеп чыга. Әмма цифрлы алым хезмәткәрнең җаваплылыгын, таләпләрне киметми. Ул әдәпле булырга, сораштыручыдан төгәл җаваплар алуга ирешергә тиеш. Анкетада 40 сорау бар. Сорауларга җавап алу өчен якынча 12 минут вакыт кирәк. Планшетта барысы да исәпләнә, теркәлә. Стационар участокларда сораштыручылардан алынган барлык мәгълүматлар да гомуми базада чагылачак һәм исәпкә алучылар инде бу гражданнарның өйләренә килмәячәк.

Нинди дә булса катлаулы сораулар бармы? – дип кызыксынабыз инструктордан.

– Аерым катлаулы сораулар юк, чөнки алар барысы да шәхси мәгълүматларга, гаиләгә, торакка кагыла. Тик милләткә кагылышлы сорау кайчак буталчыклык китереп чыгара. Мәсәлән, әти-әниләре чуашлар, ә бала телне белми, ана телен белмәгәч, бары рус телендә генә аралашкач, туган тел дип ничек язарга соң? Рус булып чыгамы. Бу инде сөйләшү өчен аерым тема.

– Халык исәпкә алу процессына ничек карый?

– Тиешенчә, аңлау белән. Сораштырулар эшлекле, итагәтле мохиттә уза. Кешеләр, нигездә, моның мөһим, кирәкле кампания булуын белә, әлеге процедурага җитди якын килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев