Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Керосин лампалары яндырып яшәгәннәр

Тыл ветераны Мәгүзә Хәсәнша кызы Гатина истәлекле туган көнен билгеләп үтте.

 

Бәйрәм көнне башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча урынбасары Илшат Моратшин һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Андрей Сетров юбилярга уртак Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше һәм район үсешенә керткән тырыш хезмәте өчен ихлас тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

95 яше тулган көнне юбиляр Россия Президенты Владимир Путинның шәхси имзасы куелган котлау хаты алды.

Күзләр генә тимәсен, шушы мөхтәрәм яшькә җиткән Мәгүзә Хәсәнша кызының күңеле күтәренке, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый. Тормыш иптәше Шакир Вәгыйз улы белән алар 53 ел бергә бәхетле гомер иткәннәр. Алар яшәгән гасырга бик күп үзгәрешләр туры килгән.

– Вакыт үтү белән барысының да ничек үзгәрүен аңлау кызыклы. Хәзер һәр өйдә электр уты, газ бар, җылы, уңайлы, без яшь чакта боларның берсе дә булмады. Өй керосин лампасы, шәмнәр белән яктыртыла иде, соңрак инде электр уты һәм лампочкалар пәйда булды, – дип уртаклашты әбекәй. – Ирем яңа технологияләрдән бер дә курыкмый иде, киресенчә, бу дөньяны тагын да яхшырак итәргә, үзгәртергә булышачак, ди торган иде.

Шушы кадәр олы яшьтә дә тантана сәбәпчесе балаларына һәм оныкларына үзенең бала, яшьлек еллары турында бер дә ялгышмыйча сөйли. Алар буынына бик авыр вакытлар туры килгән шул. Шулай да ул тормышының әлеге чорларын борчу хисләре белән искә алмый, мондый тәҗрибә өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый.

– Агач кисәргә бару, окоп казу, урак уру кебек эшләр – берсе дә калмады инде, – дип сөйли ветеран. – Колхозда эш күп иде, моннан тыш өйгә кайткач та җигелеп эшләргә кирәк. Тизрәк сугыш бетсен иде дә, тормышлар җайлансын иде, дигән өмет белән яшәдек.

Җитмешенче еллар башында Гатиннар гаиләсе Тукай поселогыннан Трудолюбово авылына күченә. Үз көчләре белән яңа өй җиткезәләр, балалар тәрбияләп үстерәләр. Хуҗабикә колхозда, җирле мәктәптә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Инде менә ун елдан артык әбекәй кызы Галия гаиләсе белән яши, балаларының да, онык-оныкчыкларының да туган көннәрен, истәлекле даталарны яхшы хәтерли. Ул аларның кунакка килүләрен һәрчак көтеп ала һәм аларның тормыш сукмагыннан лаеклы атлаулары белән горурлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев