Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Керемнәр турында хәбәр итәргә вакыт

Керемнәр турында мәгълүматлар бирү буенча декларация кампаниясе башланды.

Муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм муниципа ль у чр еж дениеләр җитәкчеләре хисап тотарга тиеш. Алар 2021 елның 30 апреленә кадәр 2020 ел өчен үзләренең генә түгел, ә гаилә әгъзаларының да керемнәре, чыгымнары һәм милке турында мәгълүматларын тәкъдим итәргә тиешләр.

Күчемсез милек тә, җир дә, автомобиль дә, хәтта кыйммәтле кәгазьләр дә декларацияләнергә тиеш.

–Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшырмау яисә дөрес мәгълүматлар бирмәү яисә тулы булмаган мәгълүматлар бирү законда каралган ышаныч югалту белән бәйле эштән азат ителүгә кадәр җаваплылыкка тартуны үз эченә ала, – дип шәрехләде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Районың рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегенең «Хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр» бүлекчәсендә декларацияне ничек дөрес тутыру һәм нәкъ менә нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш, ә кайсылары юк икәнлеге турында Методик белешмә тәкъдим ителгән.

Методик тәкъдим гаилә һәм милек хәлләренә бәйле мисалларны үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев