Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Керемнәр – гадел, мәгълүматлар ачык булырга тиеш

Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча утырышта торак, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә федераль һәм республика субсидияләре бирүдә һәм мәгариф өлкәсендә коррупцион гамәлләргә юл куймау турында сөйләштеләр.

Ул район башлыгы рәислегендә, район прокуроры, комиссия әгъзалары катнашында узды. Муниципаль районда гамәлгә ашырыла торган барлык программалар буенча исәпкә куелу һәм торакны бүлеп бирү барышында, шул исәптән республика грантларын һәм торак төзелешенә субсидияләр алганда коррупцион куркынычларны кисәтү эшен оештыру турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерүгә алынган федераль һәм республика субсидияләреннән файдаланганда коррупцион факторларны булдырмау буенча башкарылган эшләр турында бәян итте.

Мәгариф бүлегенең коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү буенча эше турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина мәгълүмат бирде.

Район хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру, Аксубай район үзәк хастаханәсе дәүләт юджет учреждениесендә түләүле хезмәтләр күрсәтү турында җиткерде.

– Грантларны, субсидияләрне гамәлгә ашыру өлешендә акчаларның максатчан тотылуын һәм эшләрне башкару срокларын катгый контрольдә тотарга кирәк. Барысы да ачык  булырга тиеш! – дип нәтиҗә ясады район башлыгы Камил Гилманов.

Район прокуроры Эдуард Хираҗев билгеләп үткәнчә, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өлешендә халыкның ышанычын арттыру максатыннан, шәхси мәгълүматларны ачмыйча гына, район халкы өчен һәркем файдалана алырлык мәгълүмат ясарга кирәк.

Ул муниципалитетларның һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре һәм милке турындагы мәгълүматларны яшерүгә юл куймау турында искәртте. Вәкаләтле затларга Росреестр һәм салым хезмәте турыдан-туры мәгълүматны автомат режимда соратып алу мөмкинлеге бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев