Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күңелле яшәүгә ни җитә?

Быелгы Яңа ел Заря поселогында яшәүчеләр өчен юбилей ел дип санала.

Ни өчен дигәндә, нәкъ ун ел элек алар бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә дигән фикергә килгәннәр һәм  ел саен һәр бәйрәмне бу кечкенә генә авылда бергәләшеп бәйрәм итәләр.

Авыл кечкенә булу сәбәпле биредә клуб юк, әмма авыл тормышын җанландырырга атлыгып торган актив кешеләр булганда, күңелле ял итүгә бернинди дә киртәләр юк. Бәйрәм чараларын җылы вакытта бергәләшеп чишмә янында үткәрсәләр, Яңа ел балмаскарады Гуляковларның зур, кунакчыл өйләрендә гөрләп үтә.

Өйнең хуҗабикәсе Светлана Гулякова җитәкчелегендә ун ел рәттән Яңа ел бәйрәмен бөтен авыл кешесе бергәләп каршы ала. Матур итеп бизәлгән чыршы тирәсендәге театральләшкән тамашада олысы-кечесе бергәләп рәхәтләнеп күңел ачалар. Быелгы бәйрәм дә күңелләрдә озак сакланырлык уеннарга, җыр-биюләргә бай булды. Бәйрәмгә әкият персонажлары да, заманча эстрада җырчылары да яңа төсмер өстәде, кыскасы, бик күңелле булды.

Фото Гуляковлар гаиләсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев