Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күңел җылысын бирәләр

Социаль хезмәткәр – һөнәр генә түгел, кешенең тормыш рәвеше, күңел халәте ул.

Социаль хезмәт безнең районда йөздән артык кешене берләштерә. Алар арасында – халыкны социаль яклау идарәсе, район компенсация түләүләре бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Хыял» балалар социаль приюты, Федоровка интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре. 

 «ШӘФКАТЬЛЕЛЕК» ТУРЫНДА - ЯХШЫ СҮЗЛӘР  

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә очраклы кешеләр эшли алмый, биредә күңел кушуы буенча эшләүче хезмәткәрләр тупланган.  «Наз» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең әһәмияте турында биредә тернәкләндерү үткән, өйдә, гаиләләрдә бәяләп бетергесез ярдәм алучы мохтаҗ  кешеләр җылы сүзләр белән сөйлиләр.

 – Үзәктә үз эшенең чын профессионаллары эшли, – ди халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова. - Без монда ял итүчеләр үзләрен уңай хис итсеннәр, нәтиҗәле дәвалансыннар, файдалы туклансыннар, күңелле ял итсеннәр өчен тырышабыз. Күпчелек белгечләрнең социаль өлкәдә эшләү тәҗрибәсе зур. 

Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Миронкина, социаль эш буенча белгечләр - Ольга Воронина, Ольга Уткина, Әлфинур Хәмидуллина, социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Ләйлә Васильева күп еллар хезмәт куялар. Алар яшь коллегаларына үзләренең белемнәрен, һөнәри серләрен өйрәтәләр.

Без социаль хезмәтләрдән файдаланучылардан рәхмәт сүзләрен еш ишетәбез һәм аларның өметләре аклануына ихластан шатланабыз. Безнең социаль хезмәткәрләр көн саен кешеләргә ярдәм кулы сузып, ялгыз калган карт кешеләрнең ялгызлык ачысын оныттыралар, күңелләрендә кешеләргә карата өмет һәм ышаныч тудыралар.  

Һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Константинова, социаль эш буенча белгеч Наталия Хәйруллина, социаль хезмәткәр Ландыш Сәлахова ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасын кирәк-ярак белән тәэмин итүче  Ирина Карпова, социаль хезмәткәрләр Фәния Җамалеева, Надежда Кустенева алды. 

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бер ел эчендә 3452 кешегә хезмәт күрсәткән, шуларның 930ы социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программалары нигезендә, бу Аксубай районы халкының гомуми саныннан 11,7% ын тәшкил итә. 225386 дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр, 11885 өстәмә һәм нормадан тыш хезмәт күрсәтелгән. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында - 250 өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар исәпләнә, аларны 47 социаль хезмәткәр карый.

Социаль-тернәкләндерү бүлегендә бер ел эчендә 450 дән артык кеше тернәкләндерү уза. Социаль хезмәткәрләр теләсә нинди эшне оста итеп башкарып кына калмыйча, өлкәннәрне тынычландыралар, борчу-шатлыкларын уртаклашалар, аралашалар. Учреждениенең барлык медицина хезмәткәрләре профиль буенча укулар уздылар. Җитәкчеләре Ирина Низамиева белән Александр Павловны аерым билгеләп үтте. 

УҢАЙЛЫ, ҖЫЛЫ ИНТЕРНАТ-ЙОРТ 

Егерме еллык тарихы булган Федоровка интернат-йорты - яхшы үсеш алган инфраструктура һәм аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы тирәлек булган стационар хезмәт күрсәтү формалы социаль учреждение. Ул аерым торучы сигез бина һәм көнкүреш һәм торак билгеләнешендәге корпуслардан тора. 102 койка-урынга исәпләнгән, биредә 71 кеше хезмәт куя. Интернат-йорт даими рәвештә камилләштерелә, төзекләндерелә, биредә инвалидларның, ялгыз һәм карт гражданнарның яшәү шартлары яхшыра. 

  - Учреждениедә уртак эш өчен җаны-тәне белән тырышучы кешеләр эшли,– ди интернат йорты директоры Рузилә Бәширова. – Аларга төрле сәбәпләр аркасында безнең интернат-йортка килеп эләккән өлкән буын һәм инвалидларның кайгылары, газаплары һәм авырлыклары чит түгел. Үз эшенең төп эшеннән тыш, белгечләр район, республика күләмендә үткәрелә торган төрле конкурслар һәм чараларга җәлеп ителә. Кыскасы, бездә эшләүче белгечләрнең барысы да кызыксынучан, киңкырлы һәм иҗади башлангычлы кешеләр. Алар социаль хезмәт алучыларны да иҗат эшчәнлегенә җәлеп итәләр. 

Федоровка интернат-йорты коллективы Аксубай универсаль технологияләр техникумы, В. Тимирясов исемендәге беренче санлы мәктәп, балалар сәнгать мәктәбе волонтерлары белән хезмәттәшлек итә. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концертлары белән бирегә  еш киләләр. Соңгы өч елда учреждениене капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык максатчан акча бүлеп бирелде.

Грант ярдәме белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә стела урнаштырылган, спорт белән шөгыльләнү өчен урам тренажерлары белән мәйданчык җиһазландырылган, ике теплица урнаштырылган, психологик бушану бүлмәсе эшли. Интернат-йортның киләчәккә планнары зур. 

«ХЫЯЛ» КАЙГЫРТУЧАНЛЫК КҮРСӘТӘ 

«Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында авыр тормыш хәлендә калган балалар тернәкләнү уза. 15 ел эшләү дәверендә биредә 1248 бала тернәкләндерү үтте. Әлеге учреждениенең бурычлары арасында  бала сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, физик үсешен тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен шартлар тудыру беренче планда тора. «Хыял» хезмәткәрләре коллективы бу бурычны намус белән башкара, авыр тормыш хәлендә калган һәр балага  кайгырту һәм игътибар күрсәтә. 

– Безнең балалар иң актив, талантлы һәм акыллылар, – ди социаль приют директоры Гөлнар Шарашева. – Алар төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Мәгариф, иҗат юнәлешләре буенча уңышларыбыз аз түгел. Учреждение эшчәнлегендәге аерым күрсәткечләр өчен балалар Мәскәүдә Россия Кремль чыршысы бәйрәмендә булдылар һәм онытылмас тәэсирләр алдылар. Приютның «эчке рухын» да билгеләп үтмичә булмый.

Ул нәкъ менә игелек һәм мәхәббәт атмосферасын тудыручы белгечләрнең эше. Аларның иҗади потенциалы да бетмәс-төкәнмәс. Быел «Ел хатын-кызы» республика конкурсының зона этабында приют тәрбиячесе Татьяна Ильдияркина җиңүче булды. Ә 2017 елда приют җитәкчесе Гөлнар Шарашева «Хатын -кыз -–  ел үрнәге» номинациясендә җиңүчеләр арасында булды. 

Чын тәрбиячеләр буларак, приют хезмәткәрләре үз тәрбияләнүчеләренең мөстәкыйль тормышларында да остазлары булып калалар. Сүз уңаеннан, тәрбияче Елена Семенованың приютта исемле улы барлыкка килгән. Узган ел ул өйләнгән, Елена Александровна аның туенда  әнисе сыйфатында була. Социаль эш буенча белгеч Гөлназ Сафина 5 ел элек тәрбиягә бала алган. Быел өченче сыйныфны тәмамлаган бала әти-әнисен яхшы уңышлары белән сөендерә. 

СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ - ХОКУКЛАРНЫ ЯКЛЫЙ

Елена  Зайцева җитәкчелегендә социаль яклау бүлеге һәм Татьяна Кандалина җитәкчелегендәге матди түләүләр республика үзәгенең 4 нче бүлеге хезмәткәрләренең өстенлекле бурычлары арасында законнарда каралган ташламаларга хокукны тәэмин итү, компенсацияләр һәм пособиеләрне билгеләү һәм түләү, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бар. Аларны намус белән башкаралар.

Ай саен социаль ярдәм чараларын 56 төр түләү буенча 11600 гариза бирүче ала (алар арасында хезмәт ветераннары, пенсионерлар, федераль льготниклар, күп балалы гаиләләр, тыл хезмәтчәннәре һәм башка категория гражданнар бар). Һәр кешенең үз тарихы, шуңа да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешегә хөрмәт белән хезмәт күрсәтергә кирәк. Әйтергә кирәк, бу бик зур күләмле эшне берничә кеше генә башкара. Персоналлар адресына әйтелгән рәхмәт сүзләре биредә чын социаль хезмәткәрләр эшләве турында сөйли. 

МӘШГУЛЬЛЕК ҮЗӘГЕ АША ЭШ ТАБУ 

 2018 ел нәтиҗәләре буенча Аксубай районы мәшгульлек үзәге рейтингта республика буенча 6 нчы урынны алды. Бу уңышта һәр ведомство хезмәткәрләренең тырыш хезмәте ята. Үзәккә төрле яшь һәм социаль категория кешеләре килә. Белгечләр белән аралашкач, кемдер үзе өчен яңа офыклар ача, кемдер хыялына  ирешә.

Шул рәвешле, үзәк белгечләре күп кенә гражданнарның язмышын хәл итүдә катнашалар. Шул ук вакытта, хәзерге заманда кешенең һөнәри кызыксынулары һәм хезмәт базары мөмкинлекләре арасында баланслылыкка ирешү дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, мөрәҗәгать итүчеләрнең мәнфәгатьләре канәгатьләндерелә: мәшгульлек үзәге аша кайсы һөнәри яктан яңадан әзерлек уза, кайберсе «эшкә урнашу өчен башка урынга күчү» дәүләт программасында катнаша, үз эшләрен ачу өчен финанс ярдәме алалар, кирәкле эшче һөнәрләр (каравылчы, машина йөртүче, флорист) үзләштерәләр, эшкә урнашалар. 

Шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән дә эш алып барыла. Үзәкнең махсус белгечләре җәйге каникуллар вакытында «авыр» гаиләләрдән булган ата-аналарны, шулай ук балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштырганнар. 2018 елда 248 инвалид эшкә урнаштырылган, 2018 елда 96 эш бирүче мәшгульлек үзәгенә 933 берәмлек күләмендә буш эш урыннарын (вакантлы вазыйфаларны) тутыру өчен хезмәткәрләр ихтыяҗлары турында мәгълүмат бирде.

Барлык вакансияләр  trudvsem.ru «Россиядә эш» гомумроссия базасы сайтына куела. Хәзер эш эзләү белән өйдән чыкмыйча да шөгыльләнергә була. 

Фото интернат-йорт архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев