Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кечкенә авылда зур Сабан туе гөрләде

“Менә, ичмасам, Сабантуй бу !”. Яңа Кармәт авылында үткәрелгән Сабантуй бәйрәменнән кайтучыларның телендә гел шул сүз булды.

 Быел икенче ел үткәрелгән Сабантуй бәйрәме авыл халкын гына түгел, тирә-як авылларда, район үзәгендә яшәүче кешеләрне дә үзенә җыйды. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән бәйрәм турында да ел буе без бара алмый калучыларны кызыктырып,  шул хакта гына сөйләгәннәр иде.

“Мең кат ишеткәнче – бер кат күрүең яхшы”,  дигән мәкальгә таянып, быел үзем дә бардым һәм шуңа мең кат сөендем. Иң беренче мәйданның бизәлеше күзгә ташлана. Иң әһәмиятлесе – өстәл һәм эскәмияләрнең җитәрлек дәрәҗәдә көйләнеп куелуы. Һәр кеше утырып Аксубай универсаль технологияләр техникумы пешекчеләре пешергән телеңне йотарлык тәмле аш һәм пылау белән бушка  сыйланып, чәй эчә-эчә мәйданны күзәтә .  

Ә мәйданда – бәйрәм гөрли. Җыр-бию, уеннар, көрәш – барысы да бер-бер артлы чиратлашып бара. Иң күңеллесе – әлеге бәйрәмне оештыручы, авыл халкына һәрчак ярдәм күрсәтүче Аюпов Фәргать  Фоат улының мәйданнан кермичә дә, һәрбер уенны үзе башлап җибәрүе булды. Катыктан акча эзләү дисеңме, гер күтәрүме  - барысын да үзе эшли.

Гер күтәрү дигәннән, мәйданны ачып җибәргәндә, Фәргать  әфәнде “безнең авыл хатыннары -иң көчлеләре” дигән иде. Гер күтәрүче хатыннарны карап торып шаккаттым. Мин шәхсән үзем тормыш авырлыкларын күтәрә алсам да, физик авырлыкны, ай-һай, күтәрә алмам. Ә монда – 16 килограммлы герны япь-яшь, яп-ябык хатыннар, сөбханаллаһ, 30-35 тапкыр күтәрделәр!

Уенда катнашучыларның һәрберсе бүләк алды. Алардан тыш “Авылның иң карт әбисе”, “Иң өлкән бабай”, “Иң яшь әни” һәм “Иң нәни бала” номинациясенә лаек булучыларга да акчалата бүләкләр тапшырдылар. 

   Мәйдан читендә үз хуҗаларын көтеп торган ике тәкәгә дә күз төшерүчеләр күп булды. Кечкенәсен – балалар арасындагы көрәштә җиңүче – 14 яшьлек  Андрей Андреев алса,  зур тәкәне дүрт ир-ат көчкә генә күтәреп, төп батыр булып калган Альберт Хисмәтов җилкәсенә салдылар.

Бәйрәмне алып баручы – Тәслимә белән Алим  Идиятуллиннар үзләренең шаян-җор сүзләре белән катнашучыларны дәртләндереп, матур җырлары белән сөендереп, бәйрәмгә матур ямь  өстәделәр.  

Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуйга килүчеләрнең  барысы да ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алып таралыштылар. Ә авыл  халкына шундый күңелле бәйрәм оештыручы олы шәхескә һәр кешедән рәхмәт сүзләре яңгырады. 

Рәйсә Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев