Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кечесөнчәлелеләр Халыкара бәйге лауреатлары булдылар

Кече Сөнчәле авыл клубының Вера Уканеева җитәкчелегендәге «Тăван кил» фольклор коллективы, «Отражение» фестиваленең Халыкара бәйгесендә катнашып, II дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды.

«Тăван кил» фольклор коллективы районда матур чыгышлары белән билгеле. Вокалчылар – чуаш гореф-гадәтләрен, халыклар мәдәниятен чын белүчеләр, ә алар башкаруындагы җырлар – узган гасырлардан безнең көннәргә кадәр сакланып килгән музыкаль мирас. Авыл клубы җитәкчесе – башкару таланты һәм халык иҗатына мәхәббәт белән тулы саекмас энергияле кеше. Коллектив тәкъдим иткән чуаш кунак җырларын бәйгенең жюрие лаеклы бәяләде – II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллектив җитәкчесе Вера Уканеева мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен бәйгене оештыручылардан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X