Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кече Сөнчәле «Парне» балалар фольклор коллективы – тамашачы өчен бүләк

Аксубай районы газетасы укучылары Кече Сөнчәле авыл клубы каршында эшләп килгән «Парне» балалар фольклор коллективының ирешкән уңышлары турында беренче тапкыр 2019 елның июлендә белделәр.

Татарстан халыкларының «Әйлән-бәйлән» традицион балалар уеннары республика фестивале кысаларында «Бергә уйныйбыз» конкурсында катнашып, алар I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Клуб директоры Вера Уканеева балалар белән уникаль эш алып бара. Зур талант иясе, мәдәният һәм милли йолаларны белгән кеше буларак, ул авыл балаларында халык мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли, аларны сәхнә сәнгатенә, җырларга, биюләргә, гореф-гадәтләргә өйрәтә. Ансамбльдә катнашучылар Нурлатта узган «Уяв-2018» Бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар, «Гореф-гадәтләребез белән горурланабыз» Республика балалар чуаш фольклоры фестиваленең III дәрәҗә лауреатлары булдылар. "Парне" республика, район, округ конкурсларында, проектларда һәм чараларда актив катнаша.

Ансамбль репертуарында борынгы йолалар, уеннар, биюләр, әйлән-бәйлән җырлары бар. Бу җырларны күп еллар элек яшь артистларның ата-бабалары җырлаган. Авыл клубының иҗат коллективы бүгенге көнгә кадәр кадерләп сакланган борынгы җырларга яңа яңгыраш бүләк итә. «Төсле такмаклар» фольклор коллективларының район конкурсында «Парне» ансамбле бишек җырын тәкъдим итте.

 

Фото: коллектив архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X