Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кече Сөнчәле авылының гүзәл табигате картиналарда чагылыш тапты

Кече Сөнчәледә “Сөйкемле ватан”. Яңарыш” пленэры узды. Анда бөтен Россиядән танылган 30 рәссам катнашты.

Кече Сөнчәле авылы 12 төбәктән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Оренбург, Тольятти, Владимир һәм Ярославль, Вологда һәм башка өлкәләрдән пумала осталары өчен тарту үзәге булды. Аксубай районын ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, туган як тарихын өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитова тәкъдим итте.

Иртән күк йөзен каплап алган болыт рәссамнарның хыялларын тормышка ашырырга комачаулар кебек тоелды. Әмма изге эшкә берни дә комачаулый алмый дигәндәй, төш җитәрәк күктә кояш балкыды.

Кунакларны авыл мәдәният йорты директоры Вера Уканеева һәм үзешчәннәр чуаш халык җырлары белән каршы алдылар.

Сынлы сәнгать вәкилләрен мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов җылы сәламләде, уңышлы иҗади көн теләде.

Кунаклар авыл клубында булдылар, күргәзмә, музей почмагы белән таныштылар, авыл буйлап уздылар, аның матур табигатенә сокландылар, җирле мәдәният учагы җитәкчесе сөйләгәннәр буенча авыл тарихыннан кызыклы мизгелләрне белделәр, этник багана янында басып тордылар – онытылмас тәэсирләр алдылар. Эш өчен һәркем күңеленә хуш килгән урынны сайлады – кемдер авыл уртасында ук урнашты, кемгәдер Кече Сөнчәле авылының Сөлчә елгасы яры, карт таллар бик тә ошады.

Рәссамнар көн дәвамында табигатькә рухланып эшләделәр.

– Аксубай районының Кече Сөнчәле авылында булудан онытылмас тәэсирләр алдык, – дип белдерде ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев. – Шундый хис туды, балачакка эләккән кебек булдык. Табигатьтә барысы да яшелләнә, әйләнә-тирәгә хуш ис таратып шомырт чәчәк ата. Болар – рәссамны илһамландыра гына.

Рәссамнарның безнең районда булуы эзсез узмаячак. Пленэр нәтиҗәләре буенча пумала осталарының иҗат эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителә. Экспозицияләрне 8-13 май көннәрендә – Кече Сөнчәле авыл клубында, 14 майда – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә, 14-17 май көннәрендә Чистайда шәһәрендә күрергә була.

 

Зинаида ЛЕОНТЬЕВА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев