Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күчмә Кубокны искеильдеряклылар алды

Аксубай Кораллы Көчләр ветераннары берлеге вәкилләре уку-кыр җыеннары кысаларында хәрби саф әзерлеге бәйгесендә җиңү яулаган өчен Иске Ильдеряк урта мәктәбенә күчмә Кубок тапшырдылар.

Районның йөзләгән укучысы өчен хәрби-кыр җыеннары үзенчәлекле армия мәктәбе булды. Бер атнага якын вакыт эчендә балалар солдат көнкүреше, армия уставы нигезләре турында белделәр, солдат булырга өйрәнделәр. Егетләр 2021 елгы уку җыеннары вакытында һава торышы сынавын үттеләр, бөтен программаны уңышлы үтәделәр. Шул исәптән – сафта әзерлек буенча да. Әлеге төр буенча беренче урынны составында Иске Тимошкино, Савгач, Иске Ильдеряк һәм Сөнчәле мәктәпләре укучылары булган взвод алды.

Ветераннар берлеге укучыларның хәрби җыеннарында күп тапкырлар булдылар, аларның башлангыч хәрби әзерлектә ирешкән уңышларын даими күзәтеп бардылар һәм җиңүчеләрне махсус приз – Кубок белән бүләкләргә карар кылдылар. Кубок күчмә булырга һәм аны җыеннар вакытында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәр мәктәп алырга тиеш. Беренче сентябрьдә Кораллы Көчләр ветераннары берлеге вәкилләре тантаналы шартларда Савгач урта мәктәбенә җиңүче Кубогын тапшырганнар иде. Нәкъ өч айдан соң Кубок Иске Ильдеряк урта мәктәбенә тапшырылды.

Спорт залында тантаналы чарага бөтен мәктәп укучылары тезелеп басты.

Укучыларга сәламләү сүзе белән стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераннары советы рәисе Виталий Маркин мөрәҗәгать итте.

– Егетләр өчен башлангыч хәрби әзерлек – тормышта мөһим моментларның берсе. Сезнең егетләр кыр җыеннары вакытында үз бурычларын бик яхшы үтәделәр, – диде ул.

Мәктәп укучыларын җиңү белән Көнбатыш гаскәрләрнең район ветераннар советы җитәкчесе Руслан Терегулов котлады. Мәктәп коллективының гомуми алкышлары астында Кораллы Көчләр ветераннары берлеге вәкилләре кыр җыеннарында катнашучыларга җиңүче Кубогын тапшырдылар. Сафта әзерлек дәрәҗәсен раслап, укучы линейка алдыннан Кубокны кулларында күтәреп үтте. Өч айдан соң, 1 мартта кубок Сөнчәле мәктәбенә тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев