Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көчле суык – өйдә утыр

Салкын һава торышына бәйле, республикада уку дәресләрен үткәрү өчен тәкъдимнәр кабул ителде.

Аксубай районында, республиканың башка районнарындагы кебек үк, салкын һава торышы хакимлек итә. Крещение салкыннары башланды. Кыш үзенең «законлы хокукларына кереште».

Республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә. Мисалга, 1-4 сыйныфлар өчен һава температурасы минус 23 градус (авыл мәктәпләре өчен) һәм минус 25 градус салкын (шәһәр мәктәпләре өчен) һәм түбәнрәк булганда; 5-9 сыйныфлар өчен һава температурасы минус 25 градус (авыл мәктәпләре өчен) һәм минус 27 градус (шәһәр мәктәпләре өчен); 10-11 сыйныфлар өчен һава температурасы минус 30 (авыл мәктәпләре өчен) һәм минус 32 градус (шәһәр мәктәпләре өчен) булганда дәресләр туктатылачак.

Кышкы чорда ачык һавада температура билгеле бер яшь өчен билгеләнгән күрсәткечләрдән түбәнрәк булганда физкультура дәресләре үткәрелергә тиеш түгел (СанПиН 2.4.2.2821-10).

Моңа өстәп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 25 градустан түбәнрәк температура күзәтелгән очракта балаларны автобусларда йөртүне һәм районнан читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев