Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанлыларның 20 проценты җәмәгать урыннарында даими рәвештә битлек кияргә әзер

Сораштыруда Россиянең 440 торак пунктында яшәүче 1,6 мең кеше катнашкан.

Казанлыларның һәр бишенчесе (19 процент) җәмәгать урыннарында вакыты чикләнмәгән битлек режимын кертү яклы. Тулаем алганда, Россиядә әлеге күрсәткеч бераз түбәнрәк – 15 процент. SuperJob аналитиклары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Чиләбедә (22 процент), шулай ук Красноярск һәм Уфада (икесендә дә 21 процент) яшәүчеләр әлеге күрсәткеч буенча лидер булган. Алар китергән дәлилдән күренгәнчә, бу чара «барлык төр инфекцияләр таралуын акрынайтачак».

Сораштыруда катнашкан казанлыларның 59 проценты җәмәгать урыннарында даими рәвештә битлек кию таләбе белән риза түгел, 22 проценты җавап бирергә кыенсынган. Россиядә респондентларның 64 проценты вакыты чикләнмәгән билек режимына каршы.

Сораштыруда Россиянең 440 торак пунктында яшәүче 1,6 мең кеше катнашкан.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев