Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда әзер паспортны өйгә китереп бирү хезмәте барлыкка килде

    Яңа хезмәтне күрсәтү өчен килешү Казанның «Идел буе» күпфункцияле үзәгендә төзелә.

    Казандагы күпфункцияле үзәк халыкка өстәмә хезмәтләр күрсәтә башлады. Хәзер күпфункцияле үзәктә әзер булган Россия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыкларын алдан билгеләнгән урынга китерүгә заказ биреп була. Бу хакта Татарстан Күпфункцияле үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Мондый карар безнең эшчәнлек тәҗрибәсеннән чыгып кабул ителде. Мәсәлән, аны паспортка заказ биргән гражданин ала. Кешегә паспорт бик кирәк, әмма ул аны килеп ала алмаган очраклар булды. Мәсәлән, ул хастаханәдә яки бала тудыру йортында ята», - ди  Күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова.

    Паспортларны һәм машина йөртү таныклыкларын күпфункцияле үзәктән читтә тапшыру килешүгә кул куйганнан һәм хезмәт өчен түләүдән соң мөмкин. Килешү Казанда «Идел буе» күпфункцияле үзәгендә (Авангард ур., 74) төзелә. Шунда ук хезмәт өчен түләргә була.

    Күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә барлыгы 45 хезмәт бар. Документларны кабул итү хезмәте бәясе – 1114 сум, тапшыру буенча - 650 сум. Шул ук документны тапшыру өчен чыгу вакытында өстәмә хезмәт күрсәтү буенча гариза кабул иткәнгә 605 сум акча түләргә кирәк булачак. Ташламалы категория гражданнар өчен хезмәт бушлай башкарыла.

    Казандагы күпфункцияле үзәктә халыкка күчмә хезмәт узган ел ахырында күрсәтелә башлады. Бу вакыт эчендә йөздән артык кеше мондый мөмкинлектән файдаланган. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: