Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр

Бигичев урамындагы 16нчы йортта янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Казанда янгын сүндерүчеләрнең күпкатлы йортның бишенче катындагы ут капкан фатирдан тәрәзә аша ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетка шул хакта видео урнаштырган.

Кадрларда бишенче каттагы фатирның тәрәзәсеннән кара төтен чыгуы, тәрәзә төбендә утырган ир-атның ярдәм сорап кычкыруы күренә.

Ут белән көрәшүчеләр автобаскыч буйлап күтәрелеп, фатир хуҗасына аска төшәргә ярдәм итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев