Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан ир-атны коткарган

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан исерек хәлдәге ир-атны тәрәзә аша урамга алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 0.22 сәгатьтә 112 бердәм номерына Ибраһимов проспектындагы 26а йортының беренче катында урнашкан фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 3нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен күршеләр каршы алган һәм хуҗаның өйдә булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр фатирга кергәч, тәрәзә янында утырган бик нык исерек хәлдәге ир-атка тап булган. Зыян күрүчене тәрәзә аша урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Куллары һәм аяклары пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Нәтиҗәдә, 2 квадрат метр мәйданда урын-җир әйберләре янган.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев