Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда троллейбус белән бәрелешкән иномарка пассажиры хастаханәгә эләккән

«Хендэ» йөртүчесе троллейбуска юл бирмәгән, аның белән бәрелешкән һәм автомобиль юл кырыена куелган тимергә килеп бәрелгән.

 

Казанда Ленин дамбасында троллейбус белән бәрелешкән иномарка пассажиры хастаханәгә эләккән. Бу турыда Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 15.42 сәгатьтә Ленин дамбасында «Хендэ» йөртүчесе троллейбуска юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән», – диелгән хәбәрдә.

Бәрелешү аркасында җиңел машина юл кырыена куелган тимергә килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында «Хендэ» автомобиленең 33 яшьлек пассажирының баш мие селкенгән һәм аны хастаханәгә озатканнар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев