Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казанда «Танцы» проекты катнашучысын мошенниклык өчен эзлиләр

Казанда мошенниклык өчен ТНТ телеканалында «Танцы» тамашасында катнашкан Эльсевар Мурадовны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Горки» һәм «Гвардийский» полиция бүлекләренә Казанда яшәүче 20-26 яшьлек дүрт кыз мөрәҗәгать иткән. Кызлар Эльсевар Мурадовның бию дәресләренә йөрүләрен сөйләгән. Биюче кызларга танылган җырчы клибында төшәргә тәкъдим иткән.

Моның өчен булачак йолдызларга сәхнә костюмнары сатып алу яки тегү өчен 15 мең сум чамасы акча күчерергә кирәк булган. Акча алгач Эльсевар Мурадов юкка чыккан.

Билгеле булганча, биюче дәресләр үткәрү өчен студияне берничә көнгә арендага алган. Дүрт кыз аферистның бердәнбер корбаннары булмавы да ихтимал.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев