Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда рәссам Харис Якуповка мемориаль такта куелачак

Истәлек тактасы Зур Кызыл урамындагы 62а йортта барлыкка киләчәк.

СССР халык рәссамы Харис Якуповка мемориаль тактаны Казанда Зур Кызыл урамында 62а йортында урнаштырачаклар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

«Монда, Сәнгать фонды остаханәләрендә, СССР халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе академигы, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Харис Габдрахман улы Якупов эшләде», — дип язылган мемориаль тактада.

Язмаларны ике телдә — рус һәм татар телләрендә башкарачаклар.

Харис Якуповка мемориаль такта куярга ТР Мәдәният министрлыгы һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлеге тәкъдим итте.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев