Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда Әлфия Авзалова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылачак

Истәлек билгесен җырчы 2004-2017 елларда яшәгән йортның фасадында урнаштырачаклар.

 

Бүген Казанда ТАССРның халык артисты Әлфия Авзалова хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлек билгесен Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йортының фасадында (җырчы 2004-2017 елларда шунда яшәгән) урнаштырачаклар.

Истәлек тактасының авторы – Казан сынчысы, Мәскәүнең Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин.

Истәлек тактасын ачу иртәнге 10га планлаштырылган. 15.00 сәгатьтә «Ирек» мәчетендә бөек татар җырчысы рухына дога кылачаклар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр «Салават күпере» торак комплексындагы урамнарның берсенә легендар җырчы Әлфия Авзалова исеме бирелүе хакында хәбәр иткән иде.

  • Җырчы 2017 елның 15 июнендә 85нче яшендә вафат булды. Аны Казанның Татар зиратына җирләделәр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев