Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда Коръән укучы яшьләр бәйгесе башланды

Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы итеп игълан ителгән Казан шәһәрендә уздырылачак чараларының беренчесе – изге Коръән уку бәйгесе башланып китте.

Анда егермедән артык чит илләр гражданнары һәм Россия төбәкләреннән якынча 20 вәкил катнаша.

«Катнашучыларны егермедән артык илдән офлайн-форматта да, онлайн-форматта да кабул итүебез бик сөендерә. Казан быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы булды. Бу уникаль вакыйга, чөнки оешмада Россия күзәтүче булып тора», –  дип белдерде Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Министр ассызыклаганча, бу чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында үтә, ә ул үз чиратында вакыйгага тагын да зуррак символизм өсти.

Бәйге ике көн дәвам итәчәк, ул Россиядә беренче тапкыр уза. «Көч сынашучыларны биш кешедән торган жюри бәяләячәк, алар Коръәнне дөрес укуны һәм аны яттан белүне караячак», – дип өстәде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«ИХО яшьләр башкаласы статусы беренче тапкыр күзәтүче илгә бирелде. Бу зур шатлык. Һәм мондый халыкара Коръән укучылар конкурсы ИХО катнашында Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Барысы да Казанга килә алмады, әмма алар онлайн катнаша алачак. Аларга ярышларның чисталыгын раслау өчен ике камера һәм арка ягында көзге куярга кирәк», –  дип аңлатты Камил хәзрәт.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев