Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда ислам һәм православие диннәре турында мобиль кушымта әзерлиләр

Татарстан мөфтие проектны уңай бәяләде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

Татарстанда ислам һәм православие турында мәгълүмат тупланган мобиль кушымта эшләнде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшкуарлар Ленар Юсупов, Тимур Гонежук һәм Павел Ксенафонтов Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга яңа IT-проектны тәкъдим иттеләр.

“Проект Татарстанда смартфоннардан һәм iPhone файдаланучылар өчен ислам һәм православие турында иң кирәкле булган мәгълүматны үз эченә алган „Амин“ дигән конфессияара мобиль кушымта булып тора”, — диелә хәбәрдә.

Кушымтага мәчетләр исемлеге, дини йолалар, намазлар, догалар вакыты турында мәгълүмат кертелгән. Моннан тыш, кушымта аша иганә дә ясарга мөмкин булачак. Мондый белешмә православие вариантында да тәкъдим ителәчәк.

Очрашу барышында Татарстан мөфтие проектны уңай бәяләде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Кушымтаны бу ел ахырына чыгару планлаштырыла.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев