Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң, берсенә ут капкан

    Юл-транспорт һәлакәте Чистай һәм Бондаренко урамнары чатында булган.

    Кичә Казанда Чистай һәм Бондаренко урамнары чатында «Мазда» һәм «Опель Астра» автомобильләре бәрелешкән. Шуннан соң, «Опель Астра»га ут капкан. Әлеге аварияне видеога төшереп алганнар.

    «Опель Астра» автомобилен йөртүче сүзләренчә, ул Чистай урамы буйлап метро ягыннан «Казан Арена» стадионына таба светофорның яшел утына хәрәкәт иткән. «Мазда» автомобиле исә стадион ягыннан Чистай урамы буйлап барганда «Татмедиа» бинасына таба борылган чагында юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, юл һәлакәте килеп чыккан.

    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, яна башлаган «Опель»не ут белән көрәшүчеләр сүндергән. Янгынның мәйданы бер квадрат метр тәшкил иткән.

    Юл һәлакәтендә зыян күргән бер кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә озатканнар.

    Источник: tatar-inform.tatar

    Фото: очевидцы

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: