Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән/

    Юл һәлакәте кичә иртән Карл Маркс урамындагы 61нче йорт каршында килеп чыккан.

     Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

    «Кичә 10.03 сәгатьтә «ПАЗ» автобусын идарә итүче 44 яшьлек ир-ат Карл Маркс урамында, башлангыч мәгълүматлар буенча, тиешле интервал сакламаган һәм пассажирларны төшерү өчен туктаган «НефАЗ» автобусына килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    Нәтиҗәдә, «ПАЗ» автобусының 49 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: