Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда беренче тапкыр кояш батареяларында эшли торган көймәләр ярышы була

"Кояшлы регата" халыкара инженерлык ярышлары Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә.

 

Казанда беренче тапкыр уза торган  "Кояшлы регата – 2019" турнирында кояш батареяларында йөри торган көймәләр ярышачак. 27 июньнән 30 июньгә кадәр Татарстан башкаласына Россиянең 26 төбәгеннән килгән илледән артык команда җыелачак. Бу турыда Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар Түбән Кабан акваториясендә узачак.

  • "Кояшлы регата" – уникаль чара, анда катнашучылар тизлектә, кояш энергиясе хисабына хәрәкәт итүче экологик көймәләрнең маневрлыгы һәм чыдамлыгы буенча ярыша ала. Конкурсның максаты – инженерлык иҗатын һәм заманча экологик технологияләрне популярлаштыру.

"Кояшлы регата"ны оештыручы – "Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары милли үзәге" КАҖ. 2019 елда ярышларның Бөтенроссия этабы Казан шәһәре мэриясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ, шулай ук "Берләшкән суднолар төзелеше корпорациясе" АҖ ярдәмендә узачак. Ярышларның төп партнеры – Казан дәүләт энергетика университеты.

"Кояшлы регата" халыкара инженерлык ярышлары Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә. Элегрәк бу ярышлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивосток, Калининград, Бөек Новгород һәм Грозный шәһәрләрендә узган иде инде. 2018 елдан башлап ярышларда мәктәп командалары да катнаша ала. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев