Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда бер ир-ат судта үзенә хөкем карарын тыңлаганнан соң, чыгып качкан

Хәзерге вакытта качкынны полиция хезмәткәрләре эзли.

Казан судында үзенә карата хөкем карарын тыңлаган һәм суд бинасыннан чыгып качкан ир-атны полиция хезмәткәрләре эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлык мәгълүматлары буенча, тикшерү барган вакытта 48 яшьлек ир беркая да китмәү турында гариза язган булган. Аны «Мошенниклык» маддәсе буенча гаепләгәннәр. Бүген суд аны ун айга ирегеннән мәхрүм иткән. Суд карарын тыңлаган ир-ат бәдрәфкә җибәрүләрен сораган һәм качкан.

Суд приставлары матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәзер сүз барган процессның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләр катнашыннан башка узуын аңлаттылар.

«Әлеге суд утырышы иминлеген тәэмин итү өчен судьялар тарафыннан суд приставлары җәлеп ителмәгән», - дип хәбәр итте Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова.

Агентлык мәгълүматлары буенча, процесста өч кеше – судья, аның ярдәмчесе һәм хөкем ителүче үзе булган.

«Хәзерге вакытта полицейскийлар хөкем ителүчене эзләүгә һәм тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә», - дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев