Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда бер ир-ат, машинасын алу өчен, штрафстоянка капкасын бәреп чыгып киткән

    Авария урыныннан качып киткән өчен аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр, яки 15 тәүлеккә сак астына алачаклар.

     Казанда бер ир-ат, үз автомобилен алу өчен, штрафстоянка капкасын бәреп чыгып киткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлнең нечкәлекләре хакында хәбәр иттеләр.

    «Гадәттән тыш хәл 10 июньдә булган. 7нче модель «Жигули» автомобилен идарә итүче Лаеш районында яшәүче 48 яшьлек ир-ат Нариманов урамындагы стоянкадан үз машинасын шундый юл белән алырга уйлаган», - дип белдерде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.

    Ир-ат үз машинасына утырып, штрафстоянка капкасын бәреп чыккан һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене ачыклап, өч көннән соң аны административ җаваплылыкка тарткан. Кагыйдә бозган өчен, ир-атны 1,5 мең сумга штрафка тартканнар. Авария урыныннан качып киткән өчен аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр, яки 15 тәүлеккә сак астына алачаклар.

    Якын көннәрдә суд тиешле карар чыгарачак.

    Чагынак: tatar-inform.tatar

    Фото: скриншот видео из соцсетей

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: