Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанда барлык маркалы бензиннарның бәяләре төшкән

    8-15 апрельдә Казанда АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензиннарның бәяләре төшүе күзәтелә.

    Шул вакытта АИ-92 маркалы бензинның литры 3 тиенгә төшкән һәм 46 сум тора, ә АИ-95 маркалысы 28 тиенгә арзанайган яки 49,5 сум булган. Бу турыда Татарстанстат сайтында хәбәр ителә.

    Бер атнада АИ-98 маркалы бензин 29 тиенгә төшкән. Хәзер бу ягулыкның бер литры 58,8 сум тора.

    8-15 апрельдә дизель ягулыгының литры 29 тиенгә арткан. Хәзер аның бер литры 51,9 сум тора.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: