Казанда автомобиль тәрәзәсенә аткан машина йөртүчесе үзе полициягә килгән
Казанда автомобиль тәрәзәсенә аткан машина йөртүчесе үзе полициягә килгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган пәнҗешәмбедә Тэц урамында юлда низаг килеп чыккан. Социаль челтәрләрдә басылган видео кадрларында «Шкода» шоферының үз машинасыннан күрше машинага атуы һәм китеп баруы күренә.
Бер тәүлектән соң атучының шәхесен ачыклыйлар. 36 яшьлек биредә яшәүче ир полициягә үзе килгән. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ир шәһәрдән чыгып китмәү турындагы гаризага кул куйган», - диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев